Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенә «Энекәш» китабы авторы Гөлүсә Закирова килде

Район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Аксакаллар шурасы»на кунак булып – язучы, шагыйрә, журналист, «Мәгариф», «Мәктәп һәм гаилә» журналлары мөхәррире, берничә китап , шул исәптән СВО да һәлак булган энесенә багышланган»Энекәш» китабы авторы Гөлүсә Закирова килде.

 Сагышландыра, уйландыра, елата да торган очрашу булды. Тулы зал катнашучылар игьтибарына тәкьдим ителгән видеолар, авторның "Энекәш" китабына кагылышлы факт-чыганакларга, чынбарлыктан алынган вакыйгаларга таянып сөйләве кемне генә битараф калдырды икән? Арабызда андый кеше булмагандыр. Аның сөйләве йотлыгылып, бер сулышта тыңланылды.

Автордан автограф алырга теләүчеләрнең берничә дистәләгән булуы да Гөлүсә Закирова иҗатына мәдхия сыман тоелды. Биектау, Югары һәм Түбән Тегермәнлектән килгән Зәмирә Сабирова, Илсур Каримов һәм Фатыйма Мөбәрәкшина кунакка үзләренең шигырьле-җырлы күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.

 

Вазих Фатихов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса