Балык Бистәсе ветераннары – Әлмәттә
Районыбызның бер төркем ветераннары Әлмәт шәһәре ветераннар оешмасы белән очрашуда булып кайтты.
Ул Балык Бистәсе ветераннар оешмасы җитәкчесе Р. Шәвәлиев җитәкчелегендә эшлекле шартларда узды.
Килгән кунакларны Әлмәт шәһәре ветераннар активы, ветераннар Советы рәисе В.Яшанин һәм аның урынбасарлары К.Минһаҗева, Н.Царева, җаваплы сәркатибе Г.Ильина ипи-тоз, җыр-музыка белән каршы алдылар.
Өлкәннәрнең шәһәр тормышындагы һәр башлангычта катнашып, җәмгыять эшендә кайнашып яшәүләрен күрдек. Шәхси эшмәкәр В.Квасова үзенең “Ассоль” кафесының беренче катыннан аерым бина биргән аларга. Хәзерге вакытта анда хәрбиләребезгә ярдәм йөзеннән җәтмәләр, снайперлар һәм разведчиклар өчен костюмнар үрәләр.
– Волонтерлар җәтмә үрү өчен материалларны табып, ярдәм итеп тора. 40 тан артык костюм үрдек инде. Вакыты булган һәркем бу эштә катнаша ала, – диде Клара Минһаҗева. –График буенча килеп эшлиләр. Авыллардагы ветераннар да бу эштән читтә калмый. “Коры душ”, “Коры ризык” формасында пакетлар әзерләнә. Суы булмаган хәрби нокталарга җибәрәбез.
“Татарстан нефтенә – 60 ел” исемендәге шәһәр паркы аша узып, “Батырлар комплексы”ндагы мәңгелек ут янына тукталабыз. Утны Волгоградтан алып кайтып кабызганнар. Монда 2 Советлар Союзы Герое, сугышта башларын салган һәм катнашкан 18600 батырның исеме мәңгеләштерелгән. Мин бу минутларда Ватанга 9 Советлар Союзы Герое биргән районым белән горурлану хисләре кичердем..
Геройлар истәлегенә чәчәк салу вакытында комплекс төзелү тарихы белән дә таныштык. “Патриот үзәге” канаты астында ачылган хәрби табылдыклар музеенда булдык. Андагы экспонатлар белән “Ветеран эзләнү үзәге” җитәкчесе Евгений Еланский таныштырды.
1995 елдан бирле эшләүче инвалидларны дәвалау-реабилитацияләү үзәге эшчәнлеге дә сокланырлык. Диана Әбүзәрова безне электр дәвалау кабинетлары белән таныштырды. Биредә күбрәк инсульт кичергән авырулар дәвалана икән. Хастаханә юлламасы белән дә, үзләре юллама сатып алып та дәваланучылар бар. Ветераннар, инвалидлар өчен күп уңайлыклар тудырылган.
Автор Роза Гариф.
Язманың дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia