Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе үзәк хастаханәсендә булачак әниләр өчен файдалы очрашу узды

Районыбызда Гаилә елы кысаларында берсеннән-берсе файдалы һәм әһәмиятле чаралар еш оештырыла.

Узган атна ахырында район үзәк хастаханәсенең киңәшмәләр залына дистәләгән булачак яшь аналар чакырылган иде. Алар алдында иң элек район үзәк хастаханәсе табибы, акушер-гинеколог Татьяна Братцева чыгыш ясады. Ул ана булуның бик зур җаваплы вазыйфа булуын ассызыклады. Сәламәтлеккә һәрдаим игътибар бирү кирәклегенә басым ясады. 
Әлеге чараны оештыручыларның берсе булган район гаилә хәлен саклау бүлеге баш белгече Марина Садреева үз эшчәнлекләре хакында сөйләп узды. Һәм киңәшмәдә катнашучылар белән таныштырып, аларга сүз бирде. Район Эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча белгече Алсу Фатыйхова, Пенсия бүлегенең клиентлар службасы җитәкчесе урынбасары Елена Марясова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлев үз чыгышларында хәзерге вакытта күпләрне борчыган мәсьәләләргә тукталдылар. Гаиләдә бала тугач бирелә торган дәүләт пособиеләре, ана капиталын алу тәртибе һәм яңа туган баланы яшәү урыны буенча теркәү үзенчәлекләрен, балага таныклык алу нечкәлекләрен тәфсилләп аңлаттылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса