Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе Үзәк мәйданында Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә. Ул 21 март көнне Балык Бистәсе Үзәк мәйданында 11.00 сәгатьтә үтәчәк.

Нәүрүз ул - Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.

Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.

Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Нәүрүз табигатьнең уянуын символлаштыра, яшәүгә көч, рухи ныклык бирә. Безгә исә Кояшның җылы нурларына коенып, аңардан яшәү көче алып, яз җитүенә сөенергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса