Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән уку буенча бәйге узды
Дөресен генә әйткәндә, узган ел ахырында район үзәк мәчетендә балалар арасында Корьән уку бәйгесе үткәреләчәге хакындагы игъланны укыгач конкурска бу кадәр күп бала җыелыр дип һич уйламаган идем.
Бу хәл бер мине генә түгел, районыбыз Үзәк мәчетенә килгән бик күпләрне таң калдырды. Гаҗәпләнерлек тә бит! Балаларның кышкы яллары һәм урамда һава торышының нык түбән төшүенә дә карамастан районыбызның бик күп авылларыннан йөзгә якын малайлар һәм кызлар килеп теркәлергә өлгергән иделәр. Хәтта киләчәк буын вәкилләренең бу кадәр нык активлашулары район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйковны да сөендерде. Ул районыбыз тарихында әле беренче мәртәбә үткәрелүче мондый бәйгедә катнашучы балаларның ерак авыллардан ничек килеп җитүләре һәм кире нәрсә белән кайтачаклары турында бик җентекләп кызыксынды. Укучы балаларны бирегә алып килгән агайлар, әтиләре белән аралашкач кына һәммәсенә дә хәерле юллар, ә инде конкурста катнашучыларга балаларга уңышлар теләп, киләчәгебез чыннан да сөенечле булачагына үз куанычларын белдереп юлын дәвам иттерде.
Идрис Аметов.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа