Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә эчтәлекле очрашу узды

26 февраль көнне район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Аксакаллар Шурасы»нда катнашучылар белән очрашырга Россия Ислам институтының бүлек җитәкчесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Балтач авылында туып үскән Нәзирә Гыйззәтуллина кайтты.

Очрашуны әлеге берләшмәне оештыручы күренекле шагыйрь, озак еллар «Авыл офыклары» район газетасының баш редакторы булып эшләгән Вазыйх Фатыйхов ачып җибәрде. Ул кунакның кыскача гына биографиясе, иҗаты белән таныштырды.

Әлеге очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина чыгыш ясап, Нәзирә Әхәт кызына күп мөһим республика, районкүләм чараларда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлек бүләге тапшырды.

Аннан соң Нәзирә Гыйззәтуллина залда утыручыларны үзенең тормышы, эш-гамәлләре, иҗаты белән таныштырды. Бирелгән сорауларга җавапларын нигезле, акыллы, гади итеп аңлатуы да күпләрнең күңеленә хуш килде. Авылдашларын котларга Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Нияз Гарипов җитәкчелегендә вәкилләр дә килгән иделәр. Алар арасында кунакның сыйныф җитәкчесе Фәридә Әхмәдиева, сыйныфташлары Алсу Вафина, Лилия Фәрзетдинова, нигез күршесе Эльмира Зыятдинова бар иде. Кичә музыкаль тәнәфесләр белән чиратлашып дәвам итте. 

Нияз Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев