Балык Бистәсе урманнарында аю йөри
Аюларның бал яратканын китаплардан гына укып белә идек. Хәзер алар безнең урманнарда да йөри.
Яңа Арыш авылыннан 4 километр ераклыкта урнашкан умарталыкка ясаган аю һөҗүме күпләрне аптырашта калдырды. Әлеге хәлләрне сораштыру өчен умарталыкта эшләүче Илдар Әлмиев белән сөйләшергә булдым. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, ун умартага зыян килгән.
– Бер атна элек кенә булды әле бу хәл. Умарталыкка менгән вакытта кортлар тынгысызланып очалар иде. Башта ни булганын аңламадым, карасам – ун умарта чәчелеп, таралып ята… Күрәсең, аю бал урлаган чагында, кортлар нык чаккандыр үзен – биредә җирләр тырналып, актарылып беткән иде. Бу хәлләрдән арыну өчен, тиз арада умарталык территориясенә трактор китереп куйдык, электропастух белән әйләндереп алдык, – ди ул.
Ә икенче көнне Илдар абый умарталыкка барган вакытында, урман кырыенда басып торучы аюны күреп ала.
– Машинаның сигналына баскач та игътибар итмәде. Утларны яндырып, көчле итеп тавыш биргәч кенә урманга кереп китте, – диде ул.
Аюлар башка умарталыкка да һөҗүм иткәннәр. Авылдашыбыз, күп еллар умартачылык эше белән шөгыльләнүче Мөнир Таҗетдиновның да өч умартасын аю аударып чыгып киткән.
– Аю йөри дигәнгә ышанмаган идек. Быел миндә икенче очрак булды инде. Иң элек, бер умартаны аударып, рамнарны таратып чыгып киткән иде, күптән түгел генә өчесенә зыян салган. Балын ашап, рамнарын пыран-заран китергән.
Аю умартаны күтәреп кенә ата торган көчле җанвар шул. Үзе белән урманга да алып кереп китәргә мөмкин.
– Балын гына алса, бер хәл, умартаны тараткан чагында ана корт кысылып үлә, шуннан соң оя да бетә. Менә шунысы аяныч, – ди Мөнир Таҗетдинов.
Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов халыкка ялгызлары гына урман тирәсендә йөрмәскә, урман эченә кермәскә киңәш итә.
Белгечләр дә умартачыларга аюның кешене күрсә, аның исен тойса, тавышын ишетсә, умарталыкка килми дип аңлатканнар.
Әлегә аюның авыл кешесенә зыян салганы юк. Әмма бу көннәрдә авылдашлар гөмбәгә йөргән вакытларда аюның эзләрен хәйран күргәли. Барыбыз да сак, уяу һәм игътибарлы булсак иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа