Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе укучылары «Мөһим турында сөйләшү» дәресендә булдылар

Бу чара мәктәп укучылары арасында патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән

022 елның 5 сентябреннән Россиянең барлык мәктәпләрендә «Мөһим турында сөйләшү" дәресе кертелде, ул дүшәмбе көнне беренче дәрес алдыннан уза,шулай ук уку атнасы башланганда ил флаглары күтәрелә. 
Рәсми мәгълүмат чаралары белдерүенчә, әлеге сыйныф сәгате «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту»  һәм мәктәп укучылары арасында патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Мин бу чараның  барышы белән танышу өчен Балык Бистәсе 1 нче гимназиясенә килдем.   Гимназия укучыларыннан «Мөһим турында сөйләшү» сәгатенең нинди әһәмиятле булуы хакында  сораштырдым, шулай ук куратор, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Роза Горшкова белән очраштым. Ул мондый дәресләрдә нинди темалар буенча фикер алышу һәм балаларның моңа карашы турында сөйләде.
– «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» проекты дәрестән тыш чара буларак мәгълүмати  юнәлештә уза. Без аларда патриотизм, экология турында сөйләшәбез. Бүген, мәсәлән, дәресләр Россиядә волонтерлык хәрәкәтенә багышланган, аларның тематикасы бик күп төрле. Мин вазыйфам дәрәҗәсендә бу дәресләрнең зарурлыгын яхшы аңлыйм. Минем уйлавымча, «Мөһим турында сөйләшү» дәресенең әһәмияте зур. Дүшәмбе көнне сыйныф җитәкчесенең иң кызыклы, нигезле сорауларга балалар белән сөйләшү мөмкинлеге бар. Безнең мәктәптә, кагыйдә буларак, «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дәресе дүшәмбе көнне бер дәрес белән тәмамланмый, класс җитәкчесе белән сөйләшкән тема бер атна дәвамында бара, башка фән укытучылары да  дәрес планнарын төзегәндә аны исәпкә алырга тырышалар. Һәр атна башында мәктәпләрдә Россия һәм Татарстан флаглары күтәрелә.  Мин горурланып әйтә алам, әгәр узган ел уку елы ахырында Россия Федерациясе гимны сүзләрен укучыларның 30 проценты белсә, бүгенге көндә укучыларның 85 проценты аны яттан белә. Бу күренеш сөендерә, чөнки балалар безнең гимнның һәр сүзен аңлап, үзләренең дә ил үсешендә тоткан урыннарын аңлыйлар, – диде ул.
Мин шулай ук  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Кәбирова булган  10 нчы сыйныфта «Мөһим турында сөйләшү» дәресендә булдым. Ул да проект турында үз фикере белән уртаклашты һәм дәресләрен ничек үткәргәнен әйтеп узды:
– Сентябрьдән без «Мөһим турында сөйләшү» дәресләре алып барабыз. Һәм мин, 10 сыйныф җитәкчесе буларак, аларны чыннан да мөһим дип саныйм, чөнки нәкъ менә бу дәресләр егет-кызларга илебез байлыгын аңларга ярдәм итә, безгә бик күп бөек кешеләр, мәсәлән, композиторлар, балет сәнгатенең бөтен дөньяга билгеле булуы, галимнәребезнең дөньяда иң танылган һәм кызыклы проектлар эшләве турында белергә мөмкинлек бирә. "Мөһим турында сөйләшү" дәресләренең структурасы шулай итеп төзелгән, материал укучыларның яшенә карап бирелә, ягъни балаларның һәр үсеш чоры өчен һәм бу дәресләргә әзерләнгәндә мин дәрес темасына төрле презентацияләр, видео кулланам. Без «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» һәркемгә кирәк икәнен аңлыйбыз, чөнки алар күзаллауларны арттыра, бу дәресләр укучыларыбызга илебезнең гореф-гадәтләргә бай, аның горурланырлык матур булуын белергә ярдәм итә һәм әлеге дәресләрдә алган мәгълүмат укучыга киләчәк тормышында ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
10 нчы сыйныфның берничә укучысы инициатива күрсәтеп проект турында фикерләре белән уртаклаштылар:
Азалия Гарипова, 10Б сыйныф укучысы:
– «Мөһим турында сөйләшү»  дәресләре уку елы башыннан бирле уза, минемчә, алар бездә илебез өчен горурлык формалаштыру өчен булдырылган, дәресләрдә уза торган кызыклы интерактивлар ярдәмендә без илебез тарихын, Россиядә яшәүче халыкларны җентекләп өйрәнә алабыз. Бу дәресләр бик кызыклы һәм файдалы үтә, аларны яратам, чөнки мин үз илем белән төрле яклап танышам.
Илсаф Сафин, 10 Б сыйныф укучысы:
–  "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресләрендә илебез гореф-гадәтләренең байлыгы, Россиянең төрле халыклары турында белдем.  Бу дәресләрдә туплаган белем белән һөнәр сайлавы  миңа җиңелрәк булыр дип ышанам.
 Дәвамы газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев