Балык Бистәсе музеенда Ильсияр Сафиуллинага багышланган «Тылсымлы театр дөньясы» дигән күргәзмә эшли
Балык Бистәсе туган якны өйрәну музеенда безнен якташыбыз Ильсияр Сафиуллинага багышланган «Тылсымлы театр дөньясы» дигән күргәзмә эшли.
Ул музейга үзе турында бик бай мәгълүмат, шәхси әйберләрен бүләк иткән.
Аның тормыш һәм иҗат юлы белән музей җитәкчесе Гөлфия Гарипова таныштырды.
Ильсияр Сафиуллина Балыклы Чүкәй авылында укытучылар гаиләсендә туып үскән. Әтисе Миннур Сафиуллин күп шигырь китаплары авторы.
Хәзерге вакытта Татарстанның атказанган артисты Ильсияр Сафиуллина Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. Башкарган төп рольләре бихисап.
Якташыбызга яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Тансылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia