Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе тамашачысы тинчуриннарны үз итте, яратты

Кичә район мәдәният йорты Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының бер төркем артистларын каршылады.

 Якташыбыз –Балыклы Чүкәй авылының олпат ир-егете, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевның 75 яшьлек юбилеена карата тәкъдим ителгән “Гомер буе сине көтәм” спектакле тулы зал белән, тамашачының көчле алкышларында узды.


Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина  театр артистларына ихлас рәхмәтен җиткерде, иҗади уңышлар теләде.

Юбилярыбыз Нуретдин Нәҗмиевка исә район җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләге, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса