Балык Бистәсе студентлары өчен истәлекле очрашу уздырдылар
Безнең шактый бай тарихлы район аграр техникумында кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы шәхесләр белән очрашулар еш кабатланып тора.
Әле узган атнада гына булганы, күпләрнең күңелендә онытылмаслык матур хисләр калдыргандыр. Чөнки, безгә мондый легендар хәрби офицерлар хәзерләү уку йортлары галимнәре гадәттә сирәк киләләр. Аннары, әле бу очрашу күпләр өчен тарихи да булырга мөмкин. Моны студентларыбыз арасында хәрби һөнәр иясе булырга теләүчеләр дә ихтимал дигәннән чыгып фаразлыйм. Шулай булса, әлеге белгечлекне сайларга теләүчеләргә ул гаять файдалы да булгандыр мөгаен.
Безгә очрашуга исә Маршал А.И.Прошляков исемендәге Тюмень югары инженерлык хәрби командалык училищесының хәрби төзелеш кафедрасы профессоры Шакир Тенкачев килгән иде. Ул студентларга үзләренең уку йорты, аның күркәм гадәтләре һәм анда тәрбияләнгән хәрби командирлары турында сөйләде.
Алсу Мөбәрәкшина,
өстәмә белем бирү укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа