Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе спортчылары судомоделизм буенча яңа үрләр яулап кайттылар

2024 елның 10-11 февралендә «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында судомоделизм спорты буенча республика шәхси-команда ярышлары узды (кече яшь төркеме).

Ярышларда 11 команда катнашты: Әлмәт, Яр Чаллы, Саба, Кукмара, Нурлат районнарыннан, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнары командалары, Удмуртия Республикасы командасы, Балык Бистәсе районы командасы.
Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров, республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Анастасия Моисеева, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков сәламләде.
«Судомоделизм» балалар берләшмәсе укучылары чираттагы тапкыр яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: Камил Мотыйгуллин F-FPV номинациясендә, F-2 икенче урынны алды, Ярослав Игнатьев EL-600 номинациясендә 3 урынга ия булды.
Катнашучыларны һәм җитәкче Владимир Елисеевны яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз!
А. Шакирова,
балалар иҗаты үзәге методисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса