Балык Бистәсе сәнгать мәктәбенә – 55 ел!
Кичә Балык Бистәсенең Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларның отчет концерты булды.
Концерт программасы һәрвакыттагыча бай репертуарда әзерләнгән. Биредә шөгыльләнүче укучыларның, аларга белем бирүче педагогларның хезмәтен бәяләүче концерт иде ул. Гаҗәеп матур бию белән башланып киткән прологтан соң сәхнәгә район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова күтәрелде. Ул 55 еллык тарихы белән районыбыз елъязмасына кергән балалар сәнгать мәктәбен, юбилейлары белән кайнар котлап, сертификат бүләк итте. Укучыларга, педагогларга ихлас рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә уңышлар теләде. Күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен аерым педагогларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Укучылар тарафыннан әзерләнгән искиткеч матур җыр-биюле концерт номерлары балаларның әти-әниләренә, укытучыларга горурлык өстәде, бу - балалар сәнгать мәктәбенең дәрәҗәсе, мәртәбәсе дә иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia