Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының «Могҗизалар кыры» территориясендә яшәүчеләр «Кышны озату» бәйрәмен уздырды

Чыннан да шулай, кайвакыт балаларны мәктәптән алырга кирәк булганда, без һәрвакыт күршеләргә йөгерәбез.

 Күршең белән җәйге көннәрендә койма аша сөйләшү, ә кышкы кичләрдә бергә урам әйләнү, кар чистарту, аннары балалар белән бергәләшеп таудан шуу, кар атышып уйнау шундый күңелле. Балалар да боларны күреп, башкалар белән дөрес, матур мөнәсәбәтләр булдырырга өйрәнәләр.
Масленица бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе районының «Могҗизалар кыры» территориясендә яшәүчеләр «Кышны озату!» бәйрәменә җыелыштылар. Оештыручысы - «Могҗизалар кыры» территориаль иҗтимагый оешма рәисе Фирдисә Бакирова. Ул телефонда төркем булдырып бәйрәм үткәрергә тәкъдим итте. Иң мөһиме, барысы да бу тәкъдимгә кушылдылар. Оештыру турында алдан сөйләшеп, бәйрәм итү көнен, вакытын һәм урынын билгеләдек. 23 февраль көнне уздырасы идек, ләкин, кызганычка каршы, бу көнне һава торышы начар булу сәбәпле, бәйрәмне 24 февральгә күчердек. Ләкин, пылауга заказ бирелгән иде һәм аны билгеле бер вакытка Айнур Шәмиев әзерләде.  23е көнне ул пылауны Чаңгы базасына алып килеп барлык теләүчеләрне сыйлады.
Ә җомга көне безне кояшы белән сөендерде. Билгеләнгән вакытта Чаңгы базасы территориясендә җыела башладык. Иртәдән үк мангаллар куелды, чын авыл мичендә коймаклар әзерләнә торды, матур җырлар яңгырады. Бәйрәмнең төп маэстросы Венер Мөбәрәкшин иде. 
Кыш костюмында  Фирдисә Бакирова бәйрәмне алып барды һәм барысын да төрле конкурсларда катнашырга чакырды.  Ир-атларның ничек бергәләшеп вазыйфаларны бүлеп, ризык әзерләүләрен күрү шундый рәхәт иде. Алдан өйдә ясалган шашлыкны, купаталарны кыздыра тордылар. Хатын-кызлар өстәлләргә барлык кунаклар алып килгән ризыкларны тезде. Мичләрдә хуш исле коймаклар пешерелде, алар артыннан чират бетмәс сыман иде. Алсу Шәкүрова тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнде, табаларга камыр салып, пешкән коймакларны алырга өлгерми. Ә ире Миннәхмәт мичкә утын өстәп кенә торды. Табигать кочагында, уйнап, биеп, балаларның да аппетиты ачылды. Табыннар бик күп тәмле ризыклар, тәм-томнар белән тулды. Хәтта базага килүче чаңгычылар да, урман буйлап чаңгыда йөргәннән соң, өстәл янына килеп сыйландылар. 

 

Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.

Автор Луиза Ананьева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса