Балык Бистәсе районының мәдәният йорты халык театрына II дәрәҗә лауреат исеме бирелде
11 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Идел-йорт – 2023» ХХІІІ төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр һәм бүләкләделәр.
II дәрәҗә лауреат исеме Балык Бистәсе районының мәдәният йорты халык театрына Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» әсәрен сәхнәләштергән өчен бирелде.
Артистларны һәм режиссерны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа