Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының элеккеге инженер-механиклары үткән елларны искә төшерү өчен очраштылар

Шушы көннәрдә район үзәгендә 70 -80 -90 нчы елларда район хуҗалыклары һәм оешмаларында инженер-механик булып эшләгән ир-атлар очрашуы узды.

Алар һәрберсе үз чорында район икътисады үсешенә лаеклы өлеш керткән затлар.
Очрашу аларның хезмәттәшләре, район «Сельхозтехника» берләшмәсендә эшләгән Николай Васильевич Лисовның малае Денис Лисовны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
Шулай ук өлкән хезмәттәшләребезнең берсе - Шамил Гыйлаҗиев арабыздан бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алды.  Таһир хәзрәт  Хәлиуллин  алар рухына Коръән аятьләре укып багышлады.
Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиевның катнашуы да  бәйрәмгә ямь өстәде. Ул аларны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм 30 нчы октябрьдә билгеләнеп үтә торган инженер-механиклар көне белән котлады, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Очрашу истәлекләр, хатирәләр яңарту белән бәйләнеп барды. Ә алар һәркемдә бихисап күп. Һәр кешенең үз китабын язарга мөмкин булыр иде. Җыр, музыка яңгырап торды. Араларында талантлар да җитәрлек. Өлкән агайларның берсе: «Бу егетләр үз вакытларында мәдәният өлкәсенә китсәләр дә югалып калмаслар иде»,-диде. 
Һәркем бу очрашудан җылы хисләр белән таралышты.

 

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса