Балык Бистәсе районында «Хәтер бакчасы» акциясе узды
Бүген Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Шомырбаш авылы янәшәсендә «Хәтер бакчасы» акциясе үтте.
Әлеге агач утырту акциясен Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Радик Ислямов ачып җибәрде. -Мондый кирәкле һәм әһәмиятле чарага без дә актив кушылдык.
Бу табигатьне саклау һәм тирә-юньне яшелләндерү, матурайту да. Безнең табигать шартларында утыртылачак 200 нарат агачы үсентеләре киләчәктә матур булып үсеп китәрләр, - диде ул.
Әлеге бердәм өмәдә район активы һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре дә катнашып үз өлешләрен керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia