Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” шигарендә хәйрия гамәле башкарылды

Шушы көннәрдә Балыклы Чүкәй авылы китапханәсендә “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” шигарендә хәйрия гамәле башкарылды.

 Солдатларыбызга бүген үзләрен яратуларын, сагынып көтүләрен белү бик мөһим. Бу аларга көч өсти. Туган җирләреннән еракта - Украина илендә, яу кырындагы үзебезнең солдатларга ярдәм итәргә теләп, авылның уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырдылар. Авыл йомыркасына “бисмилла” әйтеп җәйгән токмачлы аш бик тәмле була бит ул. Бу саваплы эшне, догалар укып, изге теләкләр тели-тели эшләделәр (йомырка, оннарны да сәдака итеп тапшырдылар).

Күңел җылысын, кул җылысын да кушып, ихластан әзерләнгән бу ризыклар тиз көннәрдә ияләренә барып җитеп, аларны сөендерсен, көч өстәсен иде.

Индира Илалова,

китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса