Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды (ЮИД) оешуга 50 ел тулды

6 мартта Балык Бистәсе районында юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды (ЮИД) оешуга 50 ел тулды.

 Балык Бистәсе районында ЮИД хәрәкәте 2010 елдан бирле эшләп килә. Яшь инспекторлар район ЮХИДИ хезмәткәрләренә профилактик акцияләр үткәрергә булышалар, яшьтәшләрен юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтәләр, шулай ук төрле республика конкурсларында катнашып, аларда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтәләр. Яшь инспекторларга ЮИД матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Хәмәтвәлиева ярдәм итә.
Бу истәлекле көнне районның ЮИД отряды флэшмоб үткәрү өчен үзәк мәйданга җыелды. Анда «Каенкай», «Мишутка» балалар бакчалары һәм гимназиядән балалар катнашты. Шулай ук чараны оештыручылар - Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында бүлек башлыгы Илсөяр Җиһаншина, Балык Бистәсе муниципаль районының мәгариф бүлегеннән вәкил, Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илназ Шиһапов катнаштылар.
ЮИД отрядын юбилейлары белән котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын  телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса