Балык Бистәсе районында юл мәсьәләсе хәл ителәчәк
Хезмәтем буенча район җитәкчелеге белән бик күп мәртәбәләр очрашып фикерләшергә туры килде.
Редакциягә Ленин урамының 116-128 нче йортларында яшәүчеләр (Анатыш авылы янәшәсендә) мөрәҗәгать иттеләр. Алар инде 30 ел дәвамында урамнарында яз, көз һәм кыш айларында юлсызлыктан интегеп яшиләр. Күп еллар буена буш вәгъдәләр белән тынычландырып килгәннәр. Бу юлы район газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итеп, район башлыгына аларның гозерләрен җиткереп аларның конкрет фикерләрен ишетәселәре килүен дә әйттеләр. Без вакытны озакка сузмыйча муниципаль район башлыгы Радик Ислямов белән очрашып аңа халык зарын җиткердек. Ул игътибар белән тыңлагач, шул минутта ук җаваплы хезмәткәрләрне бүлмәсенә чакырып үз күрсәтмәләрен бирде.
Район һәм шәһәр җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре Данис Сатдинов белән Марс Мәгыйзов җирле халык белән очрашып мәсьәләне тирәнтен өйрәнделәр. Башкарыласы эш күләмен үз күзләре белән карап чыгып баш белгечләр белән урында ук киңәшләшеп төпле җавапларын да бирделәр. Ике якны да тыңлап, күзәтеп торганнан соң үзем дә бүгенге җаваплы урыннарда эшләүче җитәкчеләребезгә сокланып куйдым. Алар икесе дә төпле, күп нәрсәдән хәбәрдар, барысын да халык өчен уңайлы итеп башкарырга кирәклеген белдерделәр. Биредә яшәүчеләр белән хәлне барлык нечкәлекләренә кадәр игътибар итеп конкрет фикергә килделәр. Шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Магизов әлеге очрашуның протоколын язарга киңәш итте. Бу инде зур әһәмияткә ия булган мәсьәләнең уңай чишелешен тәэмин итәрдәй юридик документ.
Дәвамын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа