Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды

Балык Бистәсе районында район башлыгы Радик Ислямов катнашында этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

  Анатыш, Трой- Урай, Маслов, Каз. Чаллы, Олы Әшнәк, Күгәрчен, Югары Тегермәнлек авыл мәдәният йортлары, Бирдебәк авыл клубы, Балыклы Чүкәй авыл китапханәсе хезмәткәрләре безнең район территориясендә яшәүче кешеләрнең милли колоритын, шулай ук үз гаиләләренең шәҗәрәләрен чагылдырган матур күргәзмә тәкъдим иттеләр.
Районда уннан артык милләт, төрле конфессия вәкилләре дус һәм тату яши. Утырышта сүз шул турыда булды. Аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, эшче төркем рәисе Айгөл Вафина алып барды.
Урахча авыл җирлеге башлыгы Фидаил Гәрәев үз чыгышында авыл җирлегенең дини оешмалар белән бергә ничек эшләве турында сөйләде.
 Имам-мөхтәсиб Рамазан хәзрәт Хисаметдинов авылларда имамнар да  төрле мөселман милләт вәкилләреннән булып берлектә эшләвен, дини һәм милли нигездә конфликтлар булмавын билгеләп үтте.
- «Без башка диннәрне хөрмәт итәргә тиешбез», - дип  әйткән үз вакытында Мөхәммәт пәйгамбәр. Биредә уникаль күргәзмә, гаиләләрнең шәҗәрәләре белән таныштык. Бу яктан безгә бер - беребездән үрнәк алырга кирәк, - диде Рамазан хәзрәт.
Иерей Деонисий бер-береңә мәхәббәт һәм бер-береңне кичерә белергә өндәде.
 - Рус образы ул җыелма. Күп нәселләрдә төрле милләт вәкилләре бар. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Эчке яктан бүлгәләнгән бер генә патшалык та нык тормас».  Безнең ил һәрвакыт бердәм һәм нык булды һәм булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса