Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында африка чумасы ачыкланды

Шул уңайдан гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Мотыйгуллин Габделхак Госман улы катнашты.

Ул Татарстан Республикасында африка дуңгызлар чумасы таралу буенча килеп туган хәл турында җентекләп сөйләде. Беренче очрак 7 августта Спас районында ачыкланган. Агымдагы елда республика буенча Балык Бистәсе районында бу инде 9 очрак.

20 августта Масловка авылында яшәүче бер ханым Балык Бистәсе ветеринария берләшмәсенә аның шәхси ярдәмче хуҗалыгында дуңгызлар авыруы һәм берсенең үлүе белән мөрәҗәгать итте. Әлеге шәхси ярдәмче хуҗалыкта 4 баш дуңгыз асрала. Урынга Балык Бистәсе баш ветеринария табибы Динар Сөләйманов, аның урынбасары Рамил Кадыйров, ветеринария табибы Булат Сәгыйров килделәр. Шәхси ярдәмче хуҗалыктан  ветеринария табиблары мал үләксәсенең патологик материалларын алып Казанга республика ветеринария лабораториясенә җибәрделәр. Мал үләксәләре яндырылды. 21 август көнне шулай ук әлеге шәхси ярдәмче хуҗалыкта тагын бер дуңгыз үлүе ачыкланды. Балык Бистәсе ветеринария оешмасының эпизоотология отряды бу шәхси ярдәмче хуҗалыкта калган дуңгызларны биотермик чокыр территориясенә алып киткәннәр һәм яндырганнар. Мал асраган сарайда дезинфекция үткәрелгән. Масловка һәм Рус Әшнәге авыл җирлекләрендә йорттан-йорт йөреп гражданнарга дуңгызларны чалырга тәкъдим ясалды.

Комиссия карары белән бу эпидеомиологик куркынычлы участокларда ветеринария хезмәткәрләреннән тыш чит затларга территориягә бару, шулай ук дуңгызларны күчерү, алып керү, чыгару тыела. Моннан тыш, дуңгызларны чалу, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен чыгару, авыру чыганагын бетерүдә катнашмаган транспортка керү һәм чыгу тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса