Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсенә “Ашыгыч ярдәм” автомобиле бирелде

Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм оперативлыгын арттыру өчен, республикабыз районнарына заманча яңа «Ашыгыч ярдәм» машиналары тапшырылды.

Әлеге куанычлы мизгелгә Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе дә ия булды. Яңа “Ашыгыч ярдәм” автомобильләре заманча җиһазландырылган. Ул табибларга чакыруларга тизрәк җавап бирергә һәм халыкка вакытында ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Автопаркны шулай тулыландыру медицина хезмәткәрләренең намуслы хезмәтенә лаеклы бәя һәм районның сәламәтлек саклау системасын ныгытуда мөһим адым булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса