Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы үзәк мәйданында «Бистә шәле» республика хатын-кызлар халык кәсебе ачык фестивале булып узды

24 август көнне Балык Бистәсе районы үзәк мәйданында «Бистә шәле» республика хатын-кызлар халык кәсебе ачык фестивале булып узды.

Инда традициягә әйләнеп килә торган әлеге чара җирлегебездә быел икенче тапкыр үткәрелде, һәм ул Гаилә елы кысаларында оештырылды. Фестивальне карарга Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреатлары иясе, якташыбыз Равил Шәрәфиев тормыш иптәше Раушания ханым белән килгән иделәр. Шулай ук, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәгеннән проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Наил кызы Фәезова, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең фестиваль һәм конкурс программалары бүлеге мөдире Нияз Ришат улы Каримуллин, Балык Бистәсендә туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче якташыбыз, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Галимҗан  кызы Абдуллина, Татарстанның халык артистлары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының йөзек кашлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, «Акчарлак» нәшрият йорты директоры, продюсер, режиссер Рузилә Хасим кызы Сафина, «Матбугат.ру» ресурсы җитәкчесе Данил Сәфәров,  «Интертат» журналисты Юлай Низаев, һәм башка журналистлар, фотографлар, видеографлар кайткан иде. Кунакларны театральләштерелгән тамаша белән бию коллективлары каршы алды. Фестивальдә катнашучыларны Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Рәмис улы Ислямов сәламләде.

– Районыбызның Күгәрчен авылында борынгыдан ук шәл бәйләү осталары күп булган, – дип сүз алды районыбызның Мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина. – Шуннан исә шәл бәйләүчеләребез башка җирлекләребездә дә яшиләр. Без бүгенге көнне дә әлеге кәсепчелекне, матур традицияне саклап калырга ниятләдек. Яшь, киләсе буыннар да бу шөгыльне күреп, белеп үссен иде. Алдагы елда бу фестивальне төбәкара дәрәҗәдә үткәрәсебез килә. Әлеге күркәм чара безнең гореф-гадәтләребезне данлый, – дип ассызыклады ул хаклы рәвештә. – Шулай ук фестиваль кунакларын олы хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Татар мәдәни үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова сәламләде.

– Узган ел әлеге фестиваль ифрат уңышлы үткән иде. Быел ул тагы да кызыклырак, масштаблырак һәм тулырак. Бу, чын-чыннан да – Балык Бистәсенең бренд бәйрәме, – диде ул.

Бәйрәм сәхнәсе рәсми чыгышлардан соң бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Балык Бистәсе район башлыгының Мактау грамотасы белән Күгәрчен авылы мәдәният йорты сәнгать  җитәкчесе Гөлфирә Шамил кызы Кәлиева, Балык Бистәсе район мәдәният йорты методисты Сергей Александрович Моисеев бүләкләнде. Балык Бистәсе район мәдәният йорты  шоферы Ринат Кыям улы Низамиев Балык Бистәсе башлыгы исеменнән Рәхмәт хатына ия булды. Татар традицияләрен торгызу, яңарту максатыннан, милли кыйммәтләрне саклауда зур өлеш керткән өчен Балык Бистәсе район мәдәният йорты җитәкчесе Илшат Ильдус улы Каримуллин, Күгәрчен  авылы китапханәсе мөдире Лилия Гәбделхак кызы Кәримуллина, Ямаш авылы мәдәният йорты мөдире Исламия Рафил кызы Сафина, Балык Бистәсе район мәдәният йорты режиссеры Илназ Гәбдерәшит улы Шакировлар лаеклы рәвештә Татар мәдәни ресурс үзәгенең Рәхмәт хаты белән  бүләкләнделәр.

Тантана барышында Балык Бистәсе районы Полянка авылыннан Хәсәновлар гаиләсе «Россия йөрәге» гаилә учагының утлы капсуласын Алексеевск районы Марат Марс улы һәм Гөлшат Әхмәтгани кызы Закировлар гаиләсенә тапшырды. Билгеле булганча, 19 август көнне Лилия һәм Азат Хәсәновларга Лаеш районыннан гаилә учагы салынган капсуланы районга алып кайту җаваплылыгы тапшырылган иде. Гаилә учагы тутырылган бу капсула атна буе районыбыз халкының күңелен җылытып торган иде. Бүгеннән ул Алексеевскийларга тапшырылды.

Бүләкләүдән соң сүз җырчыларга, фольклор төркемнәргә бирелде. Быел фестивальгә иҗат коллективлары алдагы елдан караганда күбрәк килгәннәр иде. Әтнә, Әлки, Буа, Алексеевск, Ютазы, Кукмара, Норлат, Арча, Мөслим, Саба район җирлекләреннән килгән ансамбльләр, иҗат төркемнәре, сәхнәдә җырга-моңга булган осталыкларын күрсәтеп, бик матур чыгышлар ясадылар. Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Татарстан Республикасың атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендә «Өмет» халык фольклор ансамбле дә фестиваль кунакларын матур җырлары белән сөендерде. Шулай ук районыбызның Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе «Рәйхан» курайчылар ансамбле чыгышы да, Кызыл Йолдыз лесхозы клубы «Чулпы» крәшен халык фольклор ансамбле чыгышларларын тамашачылар алкышларга күмде. Бәйрәмебезнең махсус кунагы булган Лилия Җиһаншина җитәкчелегендәге «Зәкәрия» фольклор төркеме чыгышын да кунаклар бик җылы кабул иттеләр. Кушылып җырлап,  рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Фестивальдә йоннан һәм аксессуарлардан эшләнгән әйберләр коллекцияләре дефилесы да тәкъдим ителде. Мамык йоннан күз явын алырлык  косынкалар, шәлләр, бияләйләр, баш киемнәре, шарфлар беркемне дә битараф калдырмады. Чара барышында «Иң тиз йомгак чорнаучы» бәйгесе узды. Катнашучылар өчен җаны-тәне белән көч биреп торучы җанатарлар  да бар иде биредә. Әлеге бәйгедә I урын Түбән Тегермәнлек авылыннан Рәшидә Мөбәрәкшина, II урын Юлсубино авылыннан Сания Мөхәммәтшина, III урын Котлы Бөкәштән Асия Бариева, ә Гран-при Ямаш авылынннан Исламия Сафина лаек булды.

«Иң тиз шәл бәйләүче» бәйгесе дә бик күңелле, оешкан төстә узды. Иң оста, иң уңган, иң тиз бәйләүче ханымнар ут уйнатты биредә. Бәйге нәтиҗәләре буенча I урын Юлсубино авылыннан Сания Мөхәммәтшинага, II урын Күгәрчен авылыннан Гүзәлия Мөхәммәтҗановага, III урынга Күгәрчен авылыннан  Гүзәлия Хәмәтхановага, ә  Гран-при Күгәрченнән Сәрия Кәримуллинага бирелде.

«Иң креатив шәл» бәйгесенә дә йомгак ясалып, I урынга Балык Бистәсеннән  Фирдәвес Кадыйрова, II урынга Күгәрчен авылыннан Гөлфирә Кәлиева, III урынга Бирдебәк авылыннан Евдокия Толстова лаек булды. Гран-при иясе итеп Балык Бистәсеннән Раилә Шәрипова билгеләнде.

Бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган барлык катнашучыларга да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара дәвамында шәлләрдән, халык кәсепчелегеннән торган күргәзмәләр эшләде. Шулай ук фестиваль дәвамында районда гамәлдә булган проектлар да эшләде. «Капка төбендә» проекты кысаларында Яңа Арыш авылыннан килгән «Мирас» ансамбле кызлары берсеннән-берсе матур чыгышлары белән сөендерделәр. Халыкны уеннарга, җырларга җәлеп итеп, зур кызыксыну уяттылар.

Рус утарында «Эх, гармуннар уйный белсәм...» проекты командасы – оста гармунчылар һәм районның фольклор коллективлары кунаклар игътибарына милли җырлар, уеннар тәкъдим иттеләр. «СПАС» проектында крәшен утары урын алды. Бик матур тематик фотозона, мастер-класслар оештырылган иде биредә. «Җәйге Алан» проекты да нәтиҗәле эшләде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. «Бистә кабартмасы» татар милли ризыгы күргәзмәсе эшләде.

 Чара ахырында иң көтеп алынган мизгелләрдә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән күп төрле косынкалар, «3D-шәл» тәкъдим ителде. Фестиваль бик күңелле һәм шатлыклы узды, һәм бу елның масштаблы вакыйгасы булып истә калды. Алдагы елларда да мондый фестивальләр үткәрелеп торсын дип саубуллаштылар катнашучылар.

Фестивальнең дәвамлы булуын телик! Алдагы елларда да матур очрашулар насыйп булсын!

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса