Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы мәчетләрендә ифтар ашлары үткәрелә

Атна башында мөселманнар изге Рамазан аена аяк бастылар.

Ул чисталык, сабырлык һәм башка изге гамәлләр ае буларак башкаларыннан аерылып тора.Бу чорда мәчетләрдә ифтар ашлары үткәрелә, тәравих намазлары укыла.
Район «Үзәк» мәчетендә дә ифтар мәҗлесләре  үткәрү мөмкинлеге тудырылган. Шушы көннәрдә хәзрәтләр Хәмит  Идрисов һәм Таһир Халиуллин берләшеп үз исемнәреннән шундый мәҗлес уздырдылар. Чарада катнашкан  район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов изге ай белән котлауларын җиткерде,  авыл мәчетләрендә дә  бу гамәлнең киң таралуын әйтте.  "Ак мәчет" имам хатыйбы Илфат хәзрәт Вәлиев вәгазь сөйләде һәм изге теләкләр теләде. Барыбызның да кылган гамәлләребез кабул булсын!

Нияз Шәйдуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев