Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш мәктәбенең яшь талантлары
Котлы Бөкәш урта мәктәбендә сәләтле укучылар өчен “Сәхнә теле” дип аталган театр түгәрәге (җитәкчесе Гөлфия Гайсина) эшләп килә.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгына һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан, алар Мөнирә Сафинаның “Безне дә онытмагыз” дигән әсәрен сәхнәләштерделәр.
Әлеге әсәр белән “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең муниципаль этабында җиңү яулаган “Сәхнә теле” театр түгәрәге, күптән түгел Казанда 115 нче гимназиядә үткәрелгән фестивальдә дә уңышлы чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia