Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе баш табибы Илназ Әхмәдиев Яңа Арыш авыл җирлеге халкы белән очрашты
Яңа Арыш авыл мәдәният йортында Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе баш табибы Әхмәдиев Илназ Миңнемулла улы Яңа Арыш авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Очрашуда шулай ук җирлек башлыгы Зарипов Хәлим Сәлимҗан улы да катнашты. Очрашуның максаты-сәламәтлек саклау проблемалары турында турыдан-туры халыктан ишетү. Очрашу барышында авыл җирлегендә яшәүчеләр сәламәтлек саклау өлкәсендә үзләренең иң борчыган сорауларын бирә алдылар. Аерым алганда, очрашуда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, хастаханәдә дарулар белән тәэмин итү һ. б. мәсьәләләр күтәрелде.
Баш табиб районыбызда медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча башкарылган эшләр һәм быел нәрсәләр башкарасы бар, шулай ук якындагы елларга медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм аның сыйфатын яхшырту буенча планнар турында сөйләде. Шулай ук Илназ Миңнемуллович диспансеризация узуның әһәмияте турында аңлатты.
Соңыннан баш табиб очрашуда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа