Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-мәдәни кичә узды.
Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә матур, күңелле кичәләр, очрашулар даими оештырылып тора.
Бүген исә татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, якташлар, районыбызда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез, укытучылар, укучылар, китапханәчеләр катнашты. Кичәне татар бүлегенең әйдәп баручы алыштыргысыз китапханәчесе Фәүзия Хөсәенова алып барды. Бәйрәм тантанасында Муса Җәлилнең тиңсез батырлыгы ассызыкланды. Әдипнең берсеннән -берсе мәгънәле шигырьләре яңгырады. Барлык катнашучылар да әсәрләрне үз күңелләре белән кичереп, зур кызыксыну белән тыңладылар. Күз яшьләре, ихлас күз яшьләре тукталып торырга да өлгермичә, пылт-пылт килеп, идәнгә тамдылар. Түбән Тегермәнлек мәктәбе укучылары Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыренә инценировка күрсәттеләр. Биектау авылы китапханәсе мөдире Гөлнур Гәлимова, Яңа Сала китапханәсе мөдире Гөлсинә Салахиева, Күгәрчен авылы китапханәчесе Гөлфирә Кәлиева шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Илназ Шакиров җитәкчелегендә эшләп килүче Балык Бистәсе мәдәният йорты халык театры аша яхшы таныш булган актёрыбыз Риф Хөснетдинов Муса Җәлилнең кызына багышлап язылган "Чулпанга" шигырен сәнгатьле итеп укыды. Балыклы Чүкәй мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Әмир Зәйнуллин чыгыш ясарга чыккач, кулындагы йомшак песигә күз төште. Ул шагыйрьнең "Карак песи" шигырен яттан сөйләде. И сөйде, и яратты шул йонлач песине. Без дә күзләребезне ала алмыйча, мөкиббән китеп сөйләмен тыңладык. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, райондашыбыз Марсель Җәләлов очрашуны гармун моңнарына күмде. Балыклы-Чүкәй авылы китапханәсе мөдире Индира Илалова Муса Җәлил сүзләренә язылган «Озату», Югары Тегермәнлек китапханәсе мөдире Равия Нәбиуллина «Бишек җыры» җырларын башкардылар. Күренекле шәхесләребез Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина да, бер фикердә торып: «Без талантлы, безгә рухи мирас калдырган олуг язучыларыбыз – Тукай, Җәлил һәм Алишларыбызның иҗатын өйрәнеп, аларның иҗатына сокланып үскән буын кешеләре. Телебезне, асылыбызны саклый алсак, бөек шәхесләребез дә онытылмас», – дигән сүзләрне җиткерделәр, алар патриотик рухта иҗат ителгән ялкынлы шигырьләрен дә укыдылар. Чара Рузилә Дамировна җитәкчелегендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы кызлары башкаруында М. Җәлил сүзләренә иҗат ителгән «Җырларым» җыры белән тәмамланды.
Муса Җәлил иҗатына мәдхия җырлаган бу кичә бик эчтәлекле, күңелләргә үтеп керә торган итеп оештырылган иде. Барлык катнашучылар да рухи азык алып саубуллаштылар. Бәйрәм эчтәлекле һәм күңелле узды.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia