Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район участок инспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Йөз еллык тарихы булган оешманы җитәкләү бүген бер минем генә түгел, һәркемгә дә зур җаваплылык өсти һәм авыл халкы белән уртак тел табып аңлашып эшләүне таләп итә.

Инде күптәннән халкыбыз күңеленә  участок инспекторы буларак  тирәнтен кереп калган бу хезмәт тарихына да беркадәр күзәтү ясап үтү урынлы булыр. Аны һәр елда хезмәткәрләребез 17 нче ноябрь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп үтәргә гадәтләнделәр. 
Ә безнең бу хезмәткә 100 ел элек нигез салынуын әле, мөгаен, күпләр белмидер дә. 1923 елда РСФСР  Эчке эшләр халык комиссариаты тарафыннан участок надзирательләре инструкциясе раслана. Аңа кадәр үк инде тарих битләреннән ил белән Петр I һәм Екатерина II идарә иткән чорларда ук мондый хезмәт башкарылуы мәгълүм. Белгәнебезчә, районыбыз биләмәсендә бүгенгесе көнне 12 участок инспекторы хезмәт күрсәтә. Әле шулай ук хөкүмәтебез ярдәме белән  Олы Елга, Күгәрчен, Биектау, Зур Мәшләк кебек олы торак пунктларда хезмәткәрләребез өчен сафка бастырылган административ торак комплексы көйле генә эшли. Гомер-гомергә без участок инспекторлары вазыйфасында таза, нык, кыю ир-егетләрне күрергә гадәтләнгәнбез. Әмма вакытлар үткән саен инде безнең арага гүзәл затларыбыз да килеп көйле генә эшли башладылар. Белгәнебезчә, безнең хезмәт мактаулы һәм шул ук вакытта куркыныч та. Ләкин, участок инспекторларыбызның барысы да үз эшләренең чын осталары, дип әйтергә  нигез бар. Моның өчен кайбер саннарга күз салып алу да җитә. Агымдагы елның  ун ае дәвамында районыбыз участок инспекторлары тарафыннан 62 җинаять эше ачылды, барысы 990 административ беркетмәләр төзелде. Ә моның өчен шактый күп хезмәт  таләп ителә.
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Руслан Хәмәтвәлиев,
участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эше  бүлеге башлыгы, полиция капитаны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса