Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район суды прокурорның административ дәгъвасын канәгатьләндерде

***

2023 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы судының ачык утырышында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы прокурорының гражданин А.ның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын гамәлдән туктату һәм аңа машина йөртү таныклыгын кире кайтару бурычын йөкләү турындагы административ дәгъвасы каралды.
 

Прокуратура тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлеше тикшерелде. Аның барышында гражданин А.ның «В», «В1», «С», «С1», «М» категорияле автотранспорт чаралары белән идарә итүгә бирелгән машина йөртү таныклыгы булуы ачыкланды. Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда гражданин А. «каннабиноидлар куллану аркасында килеп чыккан уртача дәрәҗә бәйлелек синдромы» диагнозы куелып, диспансер күзәтүендә тора һәм транспорт чаралары белән идарә итә алмый. Бу диагноз билгеләнү транспорт чаралары белән идарә итә алмавына медицина күрсәтмәләренең булуын раслый, шул ук вакытта аның сәламәтлеге транспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итүгә комачаулый, бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсыз йөрү хокукларын бозуга китерә.
Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе вәкиле – табиб-нарколог прокурордан административ дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүне сорады. Әлеге затның учетка куелганнан бирле дәвалану һәм диагностика узу өчен район үзәк хастаханәсенә бер тапкыр да килмәвен хәбәр итте. 2022 елда наркотик матдәләр кулланган өчен  А. административ җаваплылыкка тартылган.
Балык Бистәсе район суды прокурорның административ дәгъвасын канәгатьләндерде. Гражданин А.ның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы туктатылды. Суд машина йөртү таныклыгын ЮХИДИ органнарына тапшырырга һәм федераль бюджет кеременә 300 сум дәүләт пошлинасын түләргә карар чыгарды.

Таңсылу Минһаҗева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса