Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды.

Күптән түгел Балык Бистәсе мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды.

 Ул «Офицерлар» фильмындагы патриотик җыр белән башланды.
 - Бүген без Россия армиясен саклаучылар сафына басарга тиешле кешеләргә җылы сүзләр әйтергә җыелдык, - диделәр алып баручылар Гөлия Кәримуллина белән Илшат Кәримуллин һәм 2023 елгы язгы чакырылыш хәрби хезмәткә чакырылучыларны сәхнәгә чакырдылар.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов ата-аналарга шундый матур уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде, егетләргә яхшы хезмәт теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә залда утыручы хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең әниләргә чәчәкләр бүләк ителде. 
Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Лидия Муравова, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, запастагы капитан Николай Карпеев, Богоявленский гыйбадәтханәсе настоятеле иерей Дионисий Ветошкин, имам-хатиб Илфат хәзрәт Вәлиев, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең ата-аналары исеменнән Фәния Хәбибуллина тирән мәгънәле чыгыш ясады.
- Ватанны саклау – иң остен гамәлләрдән булып тора. Аллаһ сезгә җиңеллек насыйп итсен, Аллаһның каршында ишекләр һәрвакытта да ачык, шуны истә тотыгыз.  Әти-әниләр балаларыгызны догалардан калдырмагыз. Көчле иманлы, көчле тәнле булып туган якларыгызга әйләнеп кайтырга насыйп итсен, - диде Илфат хәзрәт Вәлиев.
Сергей Фалин, Алия Сабирова, Наталья Козина, Гөлия Кәримуллина чарада катнашучыларга җырлар, ә «Рапсодия» бию коллективы матур бию бүләк иттеләр.
 - Бабаларыбыз, әтиләребез, без үзебез, туганнарыбыз хезмәт иттеләр.  Хәзер менә  улларыбыз чакырылыш яшенә җитте, аларга уңышлы хезмәт һәм өйгә исән-имин кайтуларын телибез, - диде чакырылучыларның әтиләре. 
 Армия - батырлык мәктәбе, ул характерда ныклык, көч, ихтыяр формалаштыра, яхшы физик әзерлек бирә. Егетләребезгә аны лаеклы үтәргә, чын ир-атлар һәм Ватанны саклаучылар булырга, исән-сау туган районыбызга кайтуларын телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса