Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе керәшеннәре «Хәтер бизәге» фольклор фестивалендә катнаштылар

Балык Бистәсе районы Ямаш авылы мәдәният йортында «Хәтер бизәге» дип исемләнгән районкүләм фольклор фестиваль узды.

Анда Олы Мәшләк авылыннан да керәшен түтиләре катнашты. Бу хакта Мәшләк авылының мәдәният йорты җитәкчесе Дания Афзалова белән сөйләштек:

 «Мин керәшен түтиләренә бик рәхмәтле. Әле бу аларның беренче чыгышы гына, әзрәк каушау да булды инде. Шулай да, районнан килүче җитәкчеләр дә, барлык тамашачылар да бик ошаттылар, тавышлары көчле дип бәяләделәр. Минем шундый коллектив җыю күптәнге хыялым иде. Хәзерге вакытта мәдәният йортыбыз төзекләндерү эшләренә ябылды. Без өйдә дә, табигатьтә дә репетиция ясадык. Коллективтагы түтиләр, яшьләре олыгаеп баруга да карамый, бик теләп катнашырга риза булдылар. Оста җыручыбыз Мария Федорова, шигырьләр укучы, гел сәхнәгә тартылып торучы Анастасия Федорова, җыр-моңга гашыйк Анастасия Петрова, Елезавета Новикова, Ольга Гладкова да киң күңелле, әйбәт кешеләр. Без алар белән шатлыкларны уртаклашабыз, борчуларны бергәләп таратабыз. Бернигә дә каршы килмичә, әзерләнделәр дә, шәп итеп җырладылар да. Бу берләшүебез гомерле булсын иде, тавышлары бик матур. Гармунда ирем Азат Афзалов уйнады. Аның да минем эшемдә ярдәме бик зур. Янәшәмдә үк гармунчы булу бик җайлы», – диде ул.

Шулай ук, Бирдебәкнең “Айбагыр” балалар коллективы да бу чарадан читтә калмаган. Аларның җитәкчесе Евдокия Толстова:

«Бүген Ямаш авылы мәдәният йортында районкүләм «Хәтер бизәге» фестивале үткәрелде. Бирдебәк клубы каршында эшләп килүче «Айбагыр» балалар фольклор коллективы фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Балалар белән Олы көндә күкәй җыю йоласын күрсәттек. Рәхмәт оештыручыларга, рәхмәт катнашучы балаларга һәм Үри авылы көе белән чыгыш ясаган Валентин Ивановка», – диде.

 

 

Чыганак : https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/balyk-bistase-kerasennare-xater-bizage-folklor-festivalenda-katnastylar-1716531983

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса