Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә «Көзге ярминкә» узды

27 октябрь көнне Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә күңелле һәм шау-шулы иде. Биредә башлангыч сыйныфлар арасында «Көзге ярминкә» узды.

Бу көнне укучылар да, ата-аналар да, укытучылар да түземсезлек белән көтеп алдылар. Иртән үк мәктәптә бәйрәм кәефе хөкем сөрә иде.
Ярминкә башланганчы, ата-аналар үзләренең фантазиясен күрсәтеп, сәүдә урыннарын әзерләделәр. Һәр сыйныф аны мөмкин кадәр оригиналь итеп ясарга тырышты. 
Ярминкә башланганчы район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, мәктәп директоры Мөнирә Талалаева, милли тәрбия һәм белем бирү буенча директор урынбасары Гөлүсә Хәлилова составындагы компетентлы жюри сәүдә рәтләренә һәм товарлар ассортиментына үз бәяләрен бирделәр. Аларның бу кадәр бай, сый-нигъмәт тулы өстәлләргә исләре китте. Монда төрледән-төрле кайнатмалар, компот, яшелчәләр, кулдан эшләнгән әйберләр, бизәнү әйберләре, уенчыклар да бар иде. Ә пешкән әйберләр исе борынны кытыклый. Пицца, камыр эчендә сосиска, коймак, вак бәлеш, тортлар, пироглар... Барысы да бик аппетитлы һәм матур. Бу көнне сатучылар ролендә әти-әниләр булды. Ә сатып алучылар шулай ук әниләр, укытучылар һәм укучылар үзләре. Ярминкә күңелле һәм шау-шулы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса