Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе гимназиясендә Тукайга багышланган чара узды

Яз. Табигатьнең уянган мәлендә татар дөньясын иҗаты, шәхесе белән таныткан сөекле Апушыбыз-Габдулла Тукай дөньяга килгән. Быел исә хөрмәтле шагыйребез-Габдулла Тукайның 140 еллыгы билгеләп үтелә.

Гимназиябездә  төрле дәрәҗәдәге конкурслар, очрашулар, кичәләр, дәрес һәм тәрбия чаралары үткәрелә.Укучыларыбыз мәктәп , район күләмендә оештырылганнары белән генә чикләнми, республика, региональ, халыкара дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә дә көч сынаша.

 Күптән түгел Татарстаныбызның башкаласы -Казан шәһәрендә мәртәбәле ,,XV l нчы 

Халыкара  шигърият конкурсы "булып узды.  ,,Чәчәкләр

 китерегез Тукайга"дип аталган әлеге Халыкара шигърият конкурсында гимназия укучылары -Вәлиев Арсен һәм Мусин Булат катнашып ,берничә сайлап алу турын уздылар һәм финалга чыктылар. Гимназия укучыларыбызның тавышлары Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә яңгырады. Булат Шәүкәт Галиевның ,, Туры Тукай"шигырен укыды. Ә Вәлиев Арсен (17яшендә! )үзе язган шигырьләрен мәртәбәле жюри әгъзаларына һәм тыңлаучыларга танытты, сорауларга төгәл җавап биреп, конкурстан тыш та шигырьләре тыңланды. Зал  аның иҗатын, актерлык сәләтен алкышларга күмде.Ике укучы да дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде.

Талантлы, сәләтле балаларны күрә һәм юл күрсәтә белү - һөнәри осталык билгесе.Укучыларның 

җитәкчеләре - Фәйзрахманова Гөлсәрия Наил кызы, Галиуллина Энҗе Равил кызы,Кәбирова Рима Әдиповналар -укучы күңеленә юл салып,аларның күңелләренә ачкыч яратып,ышаныч тудыра алганнар.Бу зур җиңүләр - укытучы, укучы һәм әти -әниләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткече булып тора.

Закирова Зәмирә, 7 нче сыйныф укучысы. Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса