Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе гимназиясендә традицион «Вальс ритмы» балы узды

Бу чара Балык Бистәсе гимназиясендә алты ел дәвамында үткәрелеп килә

Күптән түгел Балык Бистәсе  гимназиясендә традицион "Вальс ритмы" балы узды. 
Алты ел инде бу чараны гимназия укучылары зур түземсезлек белән көтеп  алалар. Һәр ел саен гимназия диварларында билгеле бер фәнгә багышланган атналыклар оештырыла. Әлеге бал рус теле һәм әдәбияты, рәсем, музыка һәм технология атналыгының финалы булды. Бу фәннәрне укытучы педагоглар 5-11 сыйныф укучыларын квестлар, уеннар, утырышлар, күргәзмәләр, көндәлек үсеш биремнәре белән мавыктыра алдылар. 
Бал югары сыйныф укучылары өчен һәрвакыт төп чара булып кала. 8-11 сыйныф укучыларының барысы да бу искиткеч матур һәм кабатланмас вакыйганы түземсезлек белән көтәләр. Гимназиядә бал алдыннан вальс музыкасы яңгырый, барлык сыйныфлар әлеге биюләрне өйрәнәләр, күнегүләр ясыйлар, музыканы, костюмнарны, хореографик элементларны җентекләп сайлыйлар. Бу атмосфера барысын да үз энергиясе белән җәлеп итә. Кемдер чәчләрен 19 гасырдагы кебек итеп матурлый, кемгәдер вальс чоры стилен тапшыру өчен эшләпәләр ясау белән шөгыльләнергә кирәк. Шигърият сөючеләр шигырь юлларын сайлыйлар. Әзерлек серлелеге көчле. Балда нәрсә күрербез?
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Луиза Ананьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса