Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе “Березка” балалар бакчасында туган тел көне

Районыбызның “Березка” балалар бакчасында, Халыкара туган тел көненә карата, өлкән группада тәрбияләнүчеләр белән “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Аны тәрбиячеләр Лилия Хамматова белән Зөлфия Җәләлова оештырдылар. Чара барышында балалар татарча, русча шигырьләр сөйләделәр, бишек җырын җырладылар. “Саескан” марий халык уенын, “Кәрия Зәкәрия” татар халык уеннарын башкардылар. Бәйрәм чарасы “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса