Балык Бистәсе районы балалар бакчасында бәйрәмнәр гөрли
“Әтием – батырым, әнием – матурым” Әле генә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне булып узган иде, инде менә язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне дә үтеп китте. Халкыбыз әлеге бәйрәмнәргә зур игътибар бирә. Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында шул уңайдан бик матур чаралар оештырыла.
Миңа да Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасының “Каенкай” кечкенәләр төркеме оештырган “Әтием – батырым, әнием – матурым” дип аталган күңелле гаилә бәйрәмендә булырга туры килде. Тәрбиячеләребез Рушания Сибгатова һәм Гүзәл Хәсәнова безнең өчен бик матур күңел ачу иртәсе оештырганнар иде.
Иң беренче итеп әти-әниләр өчен “Могҗизалар кыры” уены үткәрделәр. Тәрбиячеләрнең сорауларына дөрес җавап биргән ата-аналарны сайлап, барабан артында тапкырлыкта көч сынаштырдылар. Нәкъ телевизор экраннарындагыча катнашучыларга бүләкләр дә тапшырдылар. Соңрак кайбер әти-әниләр тамашачылар алдында чыгыш та ясадылар.

Бу уеннан тыш, ата-аналар өчен башка ярышлар да оештырылган иде: уенчык җиләк-җимешләрдән салатлар ясап, рецептлары белән бүлештеләр, күз бәйләп кер элделәр, әтиләр сабыйларны (курчакларны) күтәреп, кулчатыр белән яңгырдан саклап, тизлектә ярыштылар.

Аннан соң балалар берсен-берсе уздыра-уздыра шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар.
Һәр әни шарга үзенең баласының рәсемен ясап сабыена бүләк итте. Бәләкәчләргә бәхет өчен күп кирәк мени?!
Бәйрәм бер сулышта үтеп китте. Балалар да, әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә әлеге матур күңел ачу иртәсеннән бик канәгать калдылар.
Автор Сиринә Исмәгыйлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia