Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе Агротехникумында алдынгыларны бүләкләделәр

Агротехникумда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Россия Федерациясе атказанган урманчысы Харис Мусин катнашында район мәгариф бүлеге, ведомство карамагындагы оешмалар һәм Агротехникум хезмәт коллективы җыелышы узды.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков чакырылган кунаклар белән таныштырды. Ул мәгариф бүлеге һәм ведомство карамагындагы оешмаларның 2023 елгы нәтиҗәләренә  йомгак ясады. Үз чыгышында ул эшчәнлекнең барлык юнәлешләренә дә кагылды, аерым алганда, электрон белем алуга тулысынча күчү, башлангыч сыйныф укучыларының, мобилизацияләнүчеләрнең балаларының бушлай туклануын оештыру, шулай ук Балык Бистәсе 1 нче гимназия һәм Биектау мәктәбенә сыйфатлы капиталь ремонт ясау, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү, махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
«Үсеш ноктасы» милли белем проекты 2023 елда Биектау мәктәбендә башкарылган.  2024 елда ул Масловка һәм Олы Мәшләк мәктәпләрендә булачак.
Илсур Садыйков билгеләп үткәнчә, 2023 елда  Олы Елга, Шомбыт, Күгәрчен мәктәпләрендә аграр юнәлеш эшли. Февраль аенда һөнәри юнәлеш бирү эше  агротехникумда башланачак.  


Агротехникум директоры Мансур Маннанов катнашучыларның  игътибарын әлеге уку йортында укырга теләүчеләрнең артуына юнәлтте, күпләр «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау», «Җир төзелеше» белгечлекләре буенча укырга тели. Ата-аналар бер ел алдан бюджет урыннарын броньлап куюны сорыйлар.
Уку лабораторияләре, кабинетлар һәм остаханәләрнең закон таләпләренә туры килүе турында да сөенеп сөйләде.
- Студентларны әзерләү эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә бара. Агротехникумда алар белән очрашулар оештырыла,  бу укуны тәмамлап, студентларны эш урыны белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, - диде ул. 
Күп еллар дәвамында районыбыз мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүче «Эдем» сәүдә предприятиесе җитәкчесе Гөлнур Сафина Илсур Садыйковка эшне яхшы оештырганы өчен рәхмәт белдерде.
Җыелышта шулай ук балигъ булмаганнарның хокукларын, коррупциягә каршы тору, хезмәт законнарын бозу, кәрәзле элемтә һәм интернет челтәрен кулланып җинаятьләр саны арту турында сүз барды.  Кызганычка каршы, районда яшәүчеләрнең алдакчылар хәйләсенә эләгүе дәвам итә һәм алар зур суммаларны югалталар. 
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов 2023 елда районның социаль-икътисадый үсеше буенча башкарган эшләре һәм  агымдагы ел планнары белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса