Балык Бистәсе агротехник техникумында урта һөнәри-техник белем бирү көненә багышланган тантаналы линейка узды
Балык Бистәсе агротехник техникумында урта һөнәри-техник белем бирү көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Техникум директоры Мансур Маннанов укытучыларны, производствода укыту осталарын, студентларны урта һөнәри-техник белем бирү көне белән котлады һәм шул датага багышланган конкурста катнашкан 398 төркемгә – беренче урын, 104 төркемгә – икенче урын, 106 төркемгә – өченче урынга лаек булганнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» икенче Бөтенроссия ф и з к у л ь т у р а с п о р т комплексының зона этабында җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» яшьләр формированиеләренең финал республика Спартакиадасында, «Автосессия-2023» студентавтомобильчеләр арасында республика конкурсында җиңүче һәм призер булган студентлар да Рәхмәт хатлары һәм дипломнар, медальләр белән бүләкләнделәр (техникум данын анда 494 төркем студентлары яклады). “Безнең студентларның район, республика һәм Россия масштабындагы конкурсларда һәм ярышларда катнашуы, призлы урыннар алулары бик куанычлы”, - диде Мансур Маннанов һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде. Аннары студентлар укытучыларны котладылар, алар өчен вальс биеделәр, җырлар башкардылар.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы җитләрендә укый аласыз.
Автор Таңсылу МинҺаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа