Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә бәяләр контрольдә тотыла

Бүгенгесе көнне кибетләрдә бәяләр туктаусыз күтәрелеп тора. Яңа көн туды исә һәркем кайда, нинди бәя белән товарларны үтемле хактан сатып алырга мөмкин булуы турында сөйләшә.

 Без дә бу проблемалы хәлләрдән читләшмичә, балыкбистәлеләрне киләчәктә ни көтүе турында районыбызда дистәләгән кибете булган эшмәкәр белән очрашып, көн кадагындагы мәсьәләләргә беркадәр ачыклык кертеп үтәргә булдык.

Район үзәгендә яшәүче, халыкны чагыштырмача арзан бәядән туклану продуктлары белән тәэмин итеп торучы бу эшмәкәр (ул үз исемен күрсәтмәвебезне сорады) товар бәяләрендәге үзгәрешләр бүген барлык тармакны да биләп алуын ассызыклап үтте. “Шунысы куандыра, илебез җитәкчелеге хәзер барлык гамәлләрне тирәнтен уйлап, исәпләп эш итәргә өйрәнде, шулай булгач элеккеге кыенлыклар кабатланмаска тиеш. Хөкүмәт аппаратында барысы да үз эшләренең чын осталары. Алар туклану продуктларына бәяләрнең берничә мәртәбә күтәрелүенә һич кенә дә юл куймаячаклар, минемчә. Аның күбесенә хөкүмәтебез тарафыннан билгеле бер күләмдә финанс ярдәме күрсәтеләчәк”.

 Без аннан ни өчен кайбер эре сәүдә нокталарында шикәр комы, ярмаларга әле дә чагыштырмача арзан бәяләр саклануы хакында да кызыксындык. Аның әйтүенә караганда, алар даими рәвештә товар китерүгә бер ай вакытка алдан килешү төзиләр. “Анда бәяләрнең билгеле бер югарылыкта саклануы хакында күрсәтелгән юллар да бар. - диде әңгәмәдәшем. -Бүген барлык базаларда бәяләр күтәрелеп бетте. Мисал өчен, үзем ала торган ноктада шикәр комының килограммын 80 сумнан саталар. Без аны, үзебезгә зыянга булса да халыкка 90 сумнан реализацияләргә мәҗбүр булабыз. Әле бит юл, транспорт, электр энергиясе өчен түләүләр, сатучыларга хезмәт хакы һәм башка бик күп чыгымнар да өстәлеп тора”.

Үзебездә җитештерелә торган тавык итләре, сөт, ашлык, шикәрләргә бәяләр төшмәсме?- дигән сорауга, әңгәмәдәшем: "Әле бүген дә илебезнең авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре шикәр чөгендере, кукуруз һәм башка шундый чәчүлек орлыкларны һәм кошчылык фабрикалары йомырканы күбесенчә чит илләрдән кайтаруны дәвам иттерәләр.  Кызганычка каршы, менә шундый бик үк сөенечле булмаган картина барлыкка килә. Ә безгә, авыл кешеләренә, үзебезнең ярдәмче хуҗалыгыбыздан мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга кирәк булачак, дигән фикерне искәртеп үтәргә кала.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса