Хәзерге вакытта мошенниклык киң таралган җинаять төрләренең берсе булып тора. Һаман саен күбрәк кешеләр, шул исәптән Балык Бистәсе районында да алдаркаракларның корбаннары булалар. Җинаятьчеләр өчен өлкән яшьтәге, тиз ышанучан кешеләр зур кызыксыну уята. Алдаркараклар бу категория кешеләренең тиз ышанучан булуларыннан файдаланып, үзләрен төрле дәүләт, торак коммуналь оешмалары, хәйрия фондлары хезмәткәрләре...
Җинаятчеләрнең корбаннары булмас өчен түбәндәге очракларга аеруча игьтибар белән карарга киңәш бирәбез. Аларга колак салу сезне күп кенә күңелсезлекләрдән саклап калырга булышыр. Кешенең асылын кыска гына вакыт арасында, тышкы кыяфәтенә генә бәя биреп белеп бетереп булмый. Шуңа күрә беренче күргән кешеләргә артыгын ышанмагыз!
Алдан тиешле оешмага гариза булмыйча торып социаль хезмәткәр өйгә килеп ярдәм күрсәтә алмый. Гариза булганнан соң гына пенсионерга кем һәм кайчан киләчәген әйтәләр. Шулай булгач үзен социаль хезмәткәр дип әйтүченең хәрберсенә ишекләрне ачарга кирәк түгел.
Өлкәннәргә, ветераннарга төрле түләүләрне сезгә таныш булган социаль хезмәткәр генә алып килә ала.
Рәсми булган белдерүләрсез бернинди акча алыштырулар була алмый, Бигрәк тә өй шартларында.
Алдаркараклар слесарьлар, электриклар һәм башка төрле хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре булып фатирлардагы исәп-хисап җайланмаларына бушлай хезмәт күрсәтергә тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Ышанмагыз! Рәсми оешма вәкилләре йортларда яшәүчеләрне алдан кисәтәләр. Бу очракта бик сак булырга кирәк:
- Фатирны таныш булмаган кешегә ачмаска!
- Үзегез чакырмаган булсагыз төзәтү оешмалары һәм ЖЭК хезмәткәрләрен фатирыгызга кертмәгез!
-Кыймәтле дарулар һәм медицина кирәк ярагы алганчы, үзегезне дәвалаучы табиб белән киңәшегез.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Автор:Раил Галимов,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы бүлегенең полиция начальнигы урынбасары
Нет комментариев