Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр,салымчыларның ишеге ачык: килегез, сорагыз

10 ноябрь көнне 9.00 дән 18.00, 11 ноябрь көнне 10.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә салым түләүче- физик затлар өчен "Ачык ишекләр көннәре" үткәрелә.

Бу чара кысаларында теләге булган һәркем физик затларның милек, җир, транспорт салымнарын исәпләү, түләү тәртипләре белән таныша ала.

Салым службасы белгечләре милек салымнарын кем, нинди срокларда түләргә тиешлеге, аерым муниципаль берәмлекләрдә нинди ставкалар, ташламалар кулланылуы турында тәфсилләп сөйләячәкләр. Гражданнарның милек салымнарына кагылышлы сорауларына җаваплар бирәчәкләр.

Шулай ук теләге булганнар бу көннәрдә Россия Федераль Салым службасының "Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты"("Личный кабинет налогоплательщиков для физических лиц») интернет-сервисында теркәлә алалар. Үзең белән шәхесне раслаучы документ һәм физик затны исәпкә кую турында белешмә (күчермәсе) алып килергә кирәк.

фотоchita-today.ru

Автор Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев