Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, йортыгызга янгын ”хәбәрчесе” куйдыгызмы?

Корноухово аерым янгынга каршы служба посты начальнигы Петр Басаркин һәр йортта янгын "хәбәрчесе" (автономный поҗарный извещатель) булырга тиеш дип саный.

"Янгын күрше бүлмәдә, төнлә, бөтен кеше йоклаганда чыгарга мөмкин бит. Ә бу батарейка ярдәмендә эшли торган кечкенә генә прибор йортта янгын чыгып төтен күтәрелүгә каты тавыш белән сигнал бирә. Бу исә янгын чыганагын вакытында күреп алып сүндерегә мөмкинлек тудыра",- ди ул.

Корноухово аерым янгынга каршы слуҗба посты хезмәткәрләре, халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә үзләре хезмәт күрсәтә торган авылларда ялгыз картлар, күп балалы гаиләләр яши торган 30 га якын йортка шундый приборлар куйганнар.

фото magaztops.ru

Әзерләде Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев