Балыкбистәлеләр, йолдызнамә (2–8 апрель)
Кучкар (21 март-20 апрель) Бу атна Кучкарлар өчен вакыйгаларга һәм эшләргә бай булачак. Ә ял көннәре сәяхәт итәр өчен уңышлы. Ләкин бу атнада сезгә эштәге җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә тыелып торырга киңәш ителә: килешүләргә кул куюны һәм эре проектларга алынуны башка вакытка калдыруыгыз хәерле. Үгезбозау (21 апрель-20 май) Астрологлар Үгезбозауга...
Кучкар (21 март-20 апрель)
Бу атна Кучкарлар өчен вакыйгаларга һәм эшләргә бай булачак. Ә ял көннәре сәяхәт итәр өчен уңышлы. Ләкин бу атнада сезгә эштәге җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә тыелып торырга киңәш ителә: килешүләргә кул куюны һәм эре проектларга алынуны башка вакытка калдыруыгыз хәерле.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Астрологлар Үгезбозауга башкалар проблемаларын хәл итүдән тыелып торып, төп игътибарны үз мәшәкатьләренә, аеруча эш белән бәйле булганнарга, юнәлтергә киңәш итә. Бу атнада җитәкчегез сезнең хезмәтне бик нык күзәтә, һәм әгәр атнагыз продуктив була икән, бүләкләү дә үзен озак көттермәс. Ял көннәрендә күп вакытыгызны якыннарыгыз һәм сөйгән ярыгыз белән үткәрегез.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бу атнада партнерлар тәкъдим иткән проектларга бик игътибарлы булыгыз. Аларның күпчелеге сезнең өчен файдалы булачак һәм яңа мөмкинлекләр ачачак.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Кыслалар өчен әлеге атна эш һәм мәхәббәт өлкәсендә уңышлы булачак, дип вәгъдә итә йолдызлар. Ә менә финанс мәсьәләләрендә берникадәр авырлыклар булырга мөмкин, ләкин дусларыгызга мөрәҗәгать итсәгез, алар сезгә һичшиксез ярдәм кулы сузачак. Интуициягезгә таянсагыз, атна проблемаларсыз һәм борчуларсыз узар.
Арыслан (23 июль-23 август)
Бу атнада язмыш Арысланнар өчен көтелмәгән билгеләр әзерли. Аны табар өчен сезгә тагын да игътибарлырак булырга һәм эчке тавышыгызга ышанырга кирәк булачак. Бу атнада проблемалы мәсьәләләрне хәл иткәндә эчке тоемлавыгыз аеруча нык ярдәмгә киләчәк.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Кызлар өчен аеруча продуктив атна көтелә. Аларга барлык яктан да уңыш елмаячак. Әгәр үзегезне тыныч тотсагыз һәм авантюраларда катнашмасагыз, сезне эштә уңышлар, мәхәббәт өлкәсендә күптән көтелгән бәхет һәм финанс иминлеге көтә.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Бу атнада сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булырга туры киләчәк. Озак вакыт борчып килгән пробемаларыгыз турында табибка әйтер вакыт җитте. Әгәр берни дә борчымый икән, күбрәк сәламәт ризык, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз, спорт белән шөгыльләнегез.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Йолдызнамә бу атнада Чаяннарга әйләнә-тирәдәгеләргә карата кайгыртучанлык күрсәтергә кирәклеген искәртә. Якыннарыгызны аңларга тырышыгыз әле. Аларга карата дорфа мөгамәләдән сак булыгыз. Уйламыйча әйткән сүзегез якын кешеләрегезнең күңелендә тирән эз калдырырга мөмкинлеген истән чыгармагыз.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Бу атна Укчылар өчен җиңелдән булмаячак. Эштә һәм гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин. Моны булдырмый калу өчен юл куярга һәм берничә очракта телне тешләргә туры киләчәк. Шулай ук бу атнада Укчыларны яңа танышулар көтә.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрне вакыйгаларга бай атна көтә. Әйләнә-тирәдәгеләргә һич көтмәгәндә сезнең ярдәмегез кирәк булачак - кире какмагыз. Хезмәттәшләрегезгә һәм аеруча җитәкчегезгә эшләгән теләсә нинди ярдәм киләчәктә матур җимешләрен бирәчәк. Моннан тыш, ул алдагы көннәрдә җыелып килгән проблемаларны да хәл итүдә юл ачачак.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Бу атнада Сукоярлар шәхси характердагы проблемаларын хәл итәчәк. Сөйгәннәрен тапкан кешеләр күбрәк вакытларын алар белән уздырсын иде. Ә ялгыз Сукоярларга мәхәббәт өлксендә уңыш елмаерга мөмкин.
Бу атнада Балыклар көтелмәгән эшләрне башкарып чыгу белән мәшгуль булачак. Аларны хәл итәр өчен сезгә уяу булырга туры киләчәк. Моннан тыш, астрологлар Балыкларга белемнәрен күтәрү, яңалыкка омтылу өчен адымнар ясарга киңәш итә.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев