Җәмгыять
Балыкбистәлеләр, җылы көннәр кире кайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 4 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җепшек кар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк, ди синоптиклар.
Һаваның төнлә минималь температурасы +3..-2, көндез максималь температура +5..+10 градус булачак.
5 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем күзәтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә. Җилнең көчәю ихтималы да бар, дип җиткерә синоптиклар. Төнлә - +3..-2, көндез +7..+12 градус булачак.
6 октябрьдә болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяктан искән җилнең көндез секундына 23 метрга кадәр җитеп көчәюе ихтимал. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - +1..6, көндез +7..+12 градус булачак.
фото atvud.ru
http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/11634-tatarstanda-aldagyi-өch-kөndә-10-12-gradus-җyilyi-bulachak.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев