Юллардагы кар көртләре күп кенә машиналарны юл кырыена алып ташлаган.
Андый чакта кем ничек ярдәм итә ала. Кемнеңдер машинасын тартып, кемнекендер этеп чыгаралар.
Тик безнең районда андый чакта ярдәм итергә бик теләмиләр икән.
Мин моңа бүген үзем тап булдым. Бер машинаның юл кырыенда туктап торганын күреп, без дә туктарга булдык. Безнен арттан килгән машина хуҗасы да безгә теләктәшлек белгертеп туктаган булды. Бездән дә алдан чабып, эшнең нидә икәнен белгәннән соң, алар вакыт юк дип китү ягын карадылар. Шулай итеп алар китте, без басып калдык. Яшьләр дисәң, бик үк яшьтә түгел иде үзләре. 30 - 35 яшьләр тирәсендәге элеге сау сәламәт булган егетләр өчен бик авыр булды микәнни бу машинаны тартып чыгар өчен ярдәм кулы сузырга? Югыйсә, машинаны чыгырыр өчен 15 минут вакыт җитте.
Шулай инде ул, күңелеңдә булмаса, яшькә карамый. Мин бөтен машина йөртүчеләрдә андый дип әйтмим. Кызганыч, араларында бар шул андыйлар да.
Э бит ул юлда төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә, бер - беребезгә карата игътибарлы hәм ярдәмчел булсак иде.
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Нет комментариев