Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Татарстан-Йортның киләчәге, иминлеге, муллыгы өчен тавыш бирә башладылар

Татарстан киләчәген сайлый

Бүген Татарстан халкы Президентын һәм җирле депутатларын сайлый. Балык бистәсе районында барлыгы 47 сайлау участогы формалаштырылган. Иртәнге 7.00 сәгаттә барлык республикабыз территориясендә кебек Полянка сайлау участогы да ишекләрен ачты.

Полянка авылында тавыш бирүгә хокукы булган 657 кеше яши. Тавыш бирергә беренчеләрдән булып агротехник техникум директоры урынбасары Илфар Яруллин килде.

-Мөһим эшне иртәдән башкарырга яратам. Татарстаныбызның, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге якты булсын өчен тавыш бирәм,-диде ул бюллетеньнәрне ящикка төшергәндә.

Сигез туларга унбиш минутта сайлау участогына район башлыгы Илһам Валеев тормыш иптәше Рәмзия ханым белән килделәр.

- Соңгы елларда республикабызда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү,Татарстаныбызны дөньяга таныту юнәлешендә колачлы эшләр башкарыла. Боларны халык белеп, күреп тора. Киләчәктә дә мондый сәясәт уңышлы дәвам итсен өчен бу сайлаулар кирәк. Ул һичшиксез, халкыбызны тагын да ныграк берләштерәчәк, туплаячак. Безнең район халкы да активлык күрсәтер, лаеклы кандидатлар сайлар дип ышанам,- диде ул.

- Бу сайлауларның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Әлеге сорау белән озак еллар сайлаулар оештыруда катнашкан комиссия әгъзасы Фирая Ситдиковага мөрәҗәгать иттем.

- Безнең авыл халкы элек-электән сайлауларда бердәмлек күрсәтә. Быел аеруча җаваплы карыйлар, актив катнашалар. Чөнки күпләр республикабызның киләчәгенең шушы сайлауларга да бәйле булуын яхшы аңлыйлар. Районда барган уңай үзгәрешләр күз алдында бит. Менә безнең авылда да урамнарга асфальт түшәлә. Урам яктырткычлар куела. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Менә сәгать тугызынчы гына китте әле, ә сайлаучыларның 20 процентка якыны тавыш бирделәр инде.

- Балыкбистәлеләр Татарстан-Йортның киләчәге, иминлеге, муллыгы өчен тавыш бирә башладылар. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан киләчәген сайлый