Балыкбистәлеләр, салымыгызны түләгез дә, тынычлап йоклагыз!
Әйе дөнья мәшәкате, көндәлек кичектергесез эшләр белән кайбер мөһим, билгеле бер срокта кылынырга тиешле гамәлләребезне онытып та җибәрәбез. Шуларның да иң-иң кысан вакыт аралыгына кергәне, кичектергесезе, ул да булса физик затлар 1 декабрьгә кадәр мөлкәт, транспорт, җир налогын түләргә тиеш булалар. Налог органнары чыганакларыннан мәгьлүм булганча, "Физик затлар өчен налог...
Әйе дөнья мәшәкате, көндәлек кичектергесез эшләр белән кайбер мөһим, билгеле бер срокта кылынырга тиешле гамәлләребезне онытып та җибәрәбез. Шуларның да иң-иң кысан вакыт аралыгына кергәне, кичектергесезе, ул да булса физик затлар 1 декабрьгә кадәр мөлкәт, транспорт, җир налогын түләргә тиеш булалар. Налог органнары чыганакларыннан мәгьлүм булганча, "Физик затлар өчен налог түләүченең шәхси кабинеты " сервисыннан файдаланучылар налог буенча уведомлениене электрон форматта алалар, ә калган граңданнарга ул почта аша килә.Уведомление ике очракта гына килмәскә мөмкин-берсе льгота булганда,ә икенчесе исә налог суммасы 100 сумнан артмаганда. Уведомление тиеш булып та килмәгән булса, бу инде сезгә налог органнарына үзегезгә мөрәҗәгатҗ итәргә кирәк дигән сүз. "Белмәдем", "оныттым"- әлеге сүзләр һич кенә дә сезнең файдага булмаячак. Иң яхшысы, салымыңны түлә дә, тынычлап йокла, яшә.
фотоhttp://gk170.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев