Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, прокурор эшмәкәрләрне кабул итә

Россия Федерациясе Генераль Прокурорының "Россия Федерациясе прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрен кабул итү көннәре үткәрүне оештыру турында"гы күрсәтмәсе нигезендә Балык Бистәсе прокуратурасында һәр айның беренче сишәмбесендә эшмәкәрләрен кабул итү көне үткәрелә. Чараның максаты- эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү. Эшмәкәрләр район прокуратурасында (З. Шәймарданов урамы, 69 а йорт) 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр...

Россия Федерациясе Генераль Прокурорының "Россия Федерациясе прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрен кабул итү көннәре үткәрүне оештыру турында"гы күрсәтмәсе нигезендә Балык Бистәсе прокуратурасында һәр айның беренче сишәмбесендә эшмәкәрләрен кабул итү көне үткәрелә. Чараның максаты- эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү.

Эшмәкәрләр район прокуратурасында (З. Шәймарданов урамы, 69 а йорт) 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 дән 13.00гә чаклы) кабул ителәләр. Үзең белән шәхесеңне раслаучы документ (паспорт) алып килергә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-26-89,2-20-07.

Агымдагы елда Бөтенроссия акциясе кысаларында кабул итүләр 6 март,3 апрель,3 май, 5 июнь, 3 июль,7 август, , 4 сентябрь, 2 октябрь, 6 ноябрь, 4 декабрь көннәрендә үткәреләчәкләр.

Р. Шакирҗанов,

район прокуроры.

Язманы Илгиз Җамалиев әзерләде.

фотоhttp://izvmor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев