Балыкбистәлеләр өлешләренә тигән көмешләрен алдылар
Газетабыз коллективы икенче ярты еллыкта "Гашыйклар көне"ндә үзләренең парларына газета яздыручылар арасында өч көмеш бүләк уйнатырга вәгьдә кылган иде. Ниһаять, соңлап булса да без ул бәхетлеләрне заллар тулы халык алдында ачыкларга булдык."Бәхет өлеше"н бүлү район үзәк китапханәсендә узды. Көмеш алка Югары Тегермәнлектән Гүзәл Габдрахманова өлешенә тиде. Ә көмеш муенсаларга Күгәрчен...
Газетабыз коллективы икенче ярты еллыкта "Гашыйклар көне"ндә үзләренең парларына газета яздыручылар арасында өч көмеш бүләк уйнатырга вәгьдә кылган иде. Ниһаять, соңлап булса да без ул бәхетлеләрне заллар тулы халык алдында ачыкларга булдык."Бәхет өлеше"н бүлү район үзәк китапханәсендә узды. Көмеш алка Югары Тегермәнлектән Гүзәл Габдрахманова өлешенә тиде. Ә көмеш муенсаларга Күгәрчен мәктәбеннән Гөлнур Гиниятуллина белән Гөлчәчәк Әгьзамовалар өлешенә тиде. Үз парларына әнә шундый кызыклы сюрприз ясаучыларны бүләккә ия булулары белән тәбриклибез!
2018 елның беренче яртыеллыгына яздырган квитанцияләрегезне дә югалтмагыз. Химаячеләребез ярдәме белән сезне бүләкле итүнең бер җаен табарбыз. Вәгьдә иман!
Ә сез язылырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев